Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы халкы сайлауларга гаиләләре белән бара

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Алабуга районының сайлау участокларында булганда шундый фикер белдерде.

Рөстәм Заһидуллин Алабуга сайлау участокларында булды һәм безнең районда сайлаулар бик яхшы оештырылган, кешеләр яхшы кәефтә тавыш бирергә килә, дип билгеләп үтте.

Шулай ук ТР юстиция министры күзәтүчеләргә һәм сайлау комиссияләре әгъзаларына мөһим һәм җаваплы эшләрендә уңышлар теләде.

  • Кичә Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады. Шулай ук хастаханәләрдә һәм шифаханәләрдә, тикшерү изоляторларында (СИЗО), вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
  • Үз сайлавын 3 миллионга якын татарстанлы ясаячак. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр тавыш бирә ала. Сайлаулар уздыру сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тарафыннан башкарыла. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә.
  • Сайлауларга дүрт кандидат чыгарылган: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм дәүләтнең хәзерге башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев