Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында 123 кеше «наркоманлык» диагнозы белән исәптә тора

Балигъ булмаган үсмерләр һәм яшьләр арасында наркотик матдәләр куллануны кисәтү эшенә төрле дәрәҗәдәге уку йортларының барысы да җәлеп ителгән.

− Наркотик кулланучыларның безнең исәптә торучылары — нигездә халыкның аз тәэмин ителгән катлавыннан, шуңа да, наркотиклары да керемнәренә карап. Соңгы вакытта суррогат мәк куллана башладылар, − дип сөйләде наркотикларга каршы комиссия сәркатибе, нарколог табиб Марина Пляшкова.

Бу проблема белән көрәшү өчен, Алабугада 2008 елдан бирле наркотикларга каршы комиссия эшли, аның рәисе — Алабуга районы башлыгы. Быел наркотикларга каршы чараларга муниципаль бюджеттан 263 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Балигъ булмаган үсмерләр һәм яшьләр арасында наркотик матдәләр куллануны кисәтү эшенә төрле дәрәҗәдәге уку йортларының барысы да җәлеп ителгән. 

Нарколог табиблар гражданнарны эшкә алганда караучы белгечләр арасында да бар, алар шулай ук куркыныч эшчәнлек белән бәйле урыннарда — автотранспорт белән идарә итүдә, каравылда эшләүчеләрнең медицина тикшеренүендә дә катнаша. Наркоманлыктан интегүче затлар андый хезмәтләргә алынмый.

− Социаль яктан куркыныч хәлдәге гаиләләр белән актив эшлибез. Балалар белән психологлар эшли, белем бирү һәм иҗтимагый учреждениеләрендә төрле чаралар уздырыла, алар яшүсмерләргә алга таба җәмгыятьтә үз урынын табарга, сәламәт булып, җәмгыятькә лаеклы кеше булырга мөмкинлек бирә, − ди Марина Пляшкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев