Алабуга районында 42 мең тонна ашлык суктырылган
Һәр гектардан 29 центнер уңыш алынган.
Алабуга районында сентябрь уртасында тәмамланган урып-җыю эшләренә йомгаклар ясалды.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов хәбәр иткәнчә, 42 мең тонна ашлык суктырылган, һәр гектардан 29 центнер уңыш алынган, республиканың уртача күрсәткече — 27,9.
Быел иң уңдырышлысы арпа булган (гектардан 32,5 центнер). Көзге бодай — 31,3 центнер, арыш — 30, сабан бодае — 27,7, солы — 25,1, тритикале — 20,5, борчак — 17,9 центнер җыелган.
Иң зур күрсәткеч «Аммоний Агротехнологии» җәмгыятендә — 8 829 тонна. «Мир» хуҗалыгында бу күрсәткеч 6 357 тоннага тигез, Ф.Әхмәтҗанов КФХында — 4523, «Яңа Юраш» агрофирмасы»нда — 3 497, "Светлая долина«да — 3450 тонна.
Бөртеклеләр уңышы буенча беренче урында — «Мир» җәмгыяте (гектардан 41,6 центнер), икенче урында — Ф.Әхмәтҗанов КФХ (36,5 центнер), өченче урында — «Яңа Юраш» агрофирмасы», анда гектардан уртача 34,5 центнер ашлык суктырылган.
«Аммоний Агротехнологии» җәмгыятендә һәр гектардан 30,7 центнер уңыш алынган. Бу көннәрдә биредә рапс җыю эшләре бара, 430 гектар бушаган инде (биләгән мәйданнарның 18 проценты). Аның уңышы әлегә 18 центнер тәшкил итә. Рапс кырларында 16 комбайн эшли.
«Вятский берег» хуҗалыгында бәрәңге уңышы планга карата 58 процент җыелган. Биредә һәр гектардан 300әр центнер бәрәңге алына. Кишер һәм кәбестә кебек яшелчәләрне җыю башланды, чиратта — чөгендер.
***
Урып-җыю эшләре белән беррәттән, игенчеләр 2025 елгы уңыш өчен туфрак әзерләү белән дә шөгыльләнә. 19 сентябрьгә туфракны төп эшкәртү 12 752 гектарда башкарылган. Бу — планның 46 проценты.
Туңга сөрү белән барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә актив шөгыльләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев