Алабуга районында аерылышу очраклары кимегән
Алабуга районы буенча загс бүлеге җитәкчесе узып баручы елга нәтиҗә ясады.
Гаилә елында Алабугада яңа загс бүлеге турында фикер алышулар символик мәгънәгә ия. Ул киләсе елда «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәге янында төзелә башлый. Проект нигезе итеп Азнакай загс бүлеге алынды.
Хәзерге вакытта загсның яңа бинасы проекты әзерләнә. Бу хакта Алабуга районы буенча загс бүлеге начальнигы Римма Буланова сөйләде. Сүз уңаеннан, киләсе елның мартында аның биредә җитәкче булуына биш ел тула (бу өлкәдә белгеч буларак — 33 ел).
Туйлар
Алабугалылар арасында аерылышу очраклары кимегән: быел 266 пар мөнәсәбәтләрне өзәргә карар кылган, ә узган ел бу күрсәткеч 300 дән артып киткән. Дөрес, быел никах теркәү 2023 ел белән чагыштырганда 30га азрак булган. 418 пар өйләнешкән.
— Быел ел бик үзенчәлекле, һәм кәбисә яки Гаилә елы дип игълан ителгәнгә генә түгел. Быел июнь аенда ЗАГСның Алабуга бүлегендә «Россия йөрәге» гаилә уты капсуласын тантаналы тапшыру булды. Без аны Менделеевск районыннан кабул иттек, ә күпмедер вакыттан соң Мамадыш районына тапшырдык. Никахларны теркәү вакытында без бу символик капсуланы күрсәтеп, яшьләргә аның әһәмияте турында сөйләдек. Бу күренеш, һичшиксез, гашыйкларны рухландыра. Без мондый талисманның көченә ышанасыбыз килә, — дип билгеләде Елена Семенова, ТР АМР ЗАГС бүлеге башлыгы урынбасары. Ул инде гаиләләрне беренче ел гына теркәми, һәм июль белән августның туйлар үткәрү өчен иң популяр айлар булуын күптән белә. 2024 ел — искәрмә түгел.
Гариза бирүчеләргә килгәндә исә, алар мәхәббәткә барлык яшьтәге кешеләрнең дә буйсынуын тагын бер кат исбат итә.
— Узган һәм аннан алдагы елларда бездә никахлашу яше җитмәгән парлар бөтенләй булмады. Быел яшьләргә 18 яшьтән кимрәк булган ике пар бар. Өлкән яшьтәге кияү белән кәләшкә килгәндә исә, 80 яшьтән узган ир белән хатын өйләнешкән иде, — ди Римма Буланова.
Туучылар һәм үлүчеләр
Узган елның 11 аенда Алабугада 427 сабый дөньяга килгән. Кызганычка, бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда азрак. Ә менә үлем күрсәткече, киресенчә, быел шактый өстенлек итә.
‒ Үлем буенча саннар узган ел белән чагыштырганда йөзгә күбрәк. Саннарны алсак, бу 815 һәм 918 нисбәте. Бу күрсәткечкә махсус хәрби операция дә үз өлешен кертте, — дип белдерә Римма Буланова. Ул үзе дә быел җәй көне МХО зонасындагы хәрби гамәлләре өчен Батырлык ордены белән бүләкләнгән герой улын җирләде.
Исемең матур, кемнәр куйган?
2024 елда малайларның иң популяр исемнәре — Әмир, Марк, Тимофей, Мирон. Кайчандыр ир-ат исемнәре арасында лидер булган Александр үзенең өстенлекле позицияләрен югалта. Хатын-кыз исемнәре арасында алдынгылар өчлегендә — Әминә, Ясминә, Таисия, һәм инде 15 ел Софья (София) исеме үз позицияләрен бирми.
Сирәк исемнәргә килгәндә, кагыйдә буларак, алар гадәти түгел.
‒ Быел беренче тапкыр без Эрих исемен теркәдек. Хатын-кызлар арасында — Герания. Сирәк очрый торган исемнәргә (алар бөтен шәһәргә ике-өч кенә) Добрыня белән Сафат, Сумайя белән Стефания дә өстәлгән. Ә әле ике ел элек сирәк булган Миран яки Теона кебек исемнәр хәзер инде сәер яңгырамый. Еш түгел, ләкин алар белән дә атыйлар, — дип билгеләп үтте Римма Буланова.
Цифрлаштыру көчәя бара.
2018 елда башланган цифрлаштыру загс бүлекләрендә дә план буенча бара. Ул 2025 елда да дәвам итәчәк. Виртуаль яңалыклардан: якынын югалткан кешеләр өчен яңа сервис барлыкка киләчәк. Әгәр туу буенча сервис тулы көченә эшләсә, якынын югалткан кешеләр өчен әлегә мондый хезмәт булмаган.
Белешмә өчен
Тантаналар, туйлардан тыш, 30, 40, 50, 60 ел бергә тату яшәүче мөхтәрәм гаиләләрнең юбилейлары да загста үткәрелә. Алар ике телдә уздырыла, тантананы үткәрү өчен оештыручыларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алабуга районы загс бүлегендә дүрт белгеч эшли. Биредә яңа бина төзелү белән штатның тагын бер хезмәткәргә булса да киңәюенә өмет баглыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев