Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында авыл хезмәтчәннәре 2023 елга нәтиҗә ясады

Бөртеклеләрнең уртача уңышы гектардан 24 центнер тәшкил итте.

Урып-җыю геройлары турында
Нәтиҗәләр ясаганда, алар арасында иң яхшылары булып түбәндәге хезмәткәрләр танылды. «Яңа Юраш» агрофирмасыннан Тимур Хәмидуллин (1929 тонна ашлык суктырган); аның энесе Руслан Хәмидуллин исәбендә — 1905 тонна. Өченче урын «Аммоний Агротехнологияләр» җәмгыятеннән Александр Максимовка бирелде, ул 1391 тонна ашлык суктырган.

Урып-җыю эшләренең барышын без атна саен газета битләрендә яктыртып бардык, җиңүчеләргә Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриевтан грамоталар һәм премияләр тапшырылуы турында да язган идек. Быел гомуми премия фонды 262 мең сум тәшкил итте. Беренче урын өчен комбайнчы 5 мең сум, икенче урын өчен — 4 мең, өченче урын өчен 3 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр алды.

Алдынгы комбайнчыларны гына түгел, ашлык ташучы машина йөртүчеләрне, үзйөрешле чапкычларда һәм ургычларда эшләүчеләрне дә билгеләп үттеләр. Механизаторлар арасында Фәнис Галиев («Яңа Юраш» агрофирмасы), Вениамин Филиппов («Яшь көч» агрофирмасы), Фәнил Ибраһимов («Әхмәтҗанов КФХ»), Константин Леонов («Мир» ҖЧҖ), Денис Никифоров («Аммоний Агротехнологияләр» ҖЧҖ), Александр Улюшев («Колос» авыл хуҗалыгы кооперативы) иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

«Аммоний Агротехнологияләр» җәмгыятеннән Григорий Тургаев, «Мир» җәмгыятеннән Алексей Рылов, «Яңа Юраш» агрофирмасыннан Рамил Әюпов, "Әхмәтҗанов КФХ"ннан Заһит Сафиуллин, "Колос«тан Виталий Жабриков — ашлык ташучы машина йөртүчеләр арасында иң алдынгылары.

Һава торышының бозылып торуына карамастан, бөртеклеләрнең уртача уңышы гектардан 24 центнер тәшкил итте, ә район буенча тулаем җыелган уңыш 45 мең тоннага җиткән. «Нократ таңнары» җәмгыятендә һәр гектардан 35 центнер ашлык җыелган (тулаем җыем — 4,6 мең тонна). «Аммоний Агротехнологияләр» җәмгыятендә бу күрсәткечләр 28,7 центнер һәм 6,7 мең тонна тәшкил итә. «Яшь көч» агрофирмасында бөртеклеләр уңышы гектардан 29,4 центнерга җитте, «Мир» хуҗалыгында — гектардан 26 центнер (барлыгы 5 мең тонна ашлык суктырылган). Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында 4,5 мең тонна ашлык җыелган.

Җыелган ашлык 2024 елгы уңыш өчен орлык салуга һәм терлекләрне имин кышлатуга (шул исәптән шәхси хуҗалыклардагы да) җитәрлек булды. Сүз уңаеннан, маллар өчен тупас һәм сусыл азык әзерләү буенча планнар (8,1 мең тонна печән, 44,5 мең тонна сенаж һәм 40 мең тонна силос алынган) арттырып үтәлгән. Нәтиҗәдә, район буенча шартлы бер баш терлеккә уртача 32,5 центнер азык берәмлеге туры килгән. «Мир» җәмгыяте, Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында, «Яңа Юраш» агрофирмасында һәм «Колос» авыл хуҗалыгы кооперативында бу күрсәткечләр тагын да югарырак.

«Нократ таңнары»нда 4,9 мең тонна яшелчә җыелган, уңдырышлылык — гектардан 236 центнер. Бәрәңгенең һәр гектары 336 центнер уңыш биргән, барлыгы 8,5 мең тонна икенче икмәк алынган.

Булачак уңыш өчен
Яңа ел уңышы да юмарт булыр дигән өмет бар, чөнки аңа инде яхшы нигез салынган.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов сүзләренчә, туфракны эшкәртү 32,3 мең гектарда башкарылган. Уҗымнар быел планга карата 118 процент тәшкил иткән мәйданда чәчелгән, аларның торышы әлегә яхшы, күләме җитәрлек.

Уңышны арттыру өчен районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре 2,5 мең тонна минераль ашлама сатып алган.

Кырларның уңдырышлылыгын арттыру турында «Аммоний Агротехнологияләр» җәмгыяте җитәкчеләре дә алдан кайгырткан, анда 1296 тонна ашлама тупланган (бер гектарга 109 килограмм актив матдә туры килә), Әхмәтҗанов КФХсында бу күрсәткеч 491 тонна (гектарына 53 килограмм актив матдә), "Нократ таңнары«нда — 280 тонна һәм 52 килограмм тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгы техникасы белән дә кыенлыклар булырга тиеш түгел. Сүз уңаеннан, узган елда 246 миллион сумлык 40 берәмлек техника сатып алынган. Бу — 14 трактор, 2 ашлык җыю комбайны, 2 чәчкеч һәм 3 сиптергеч. Булган техника кышкы саклауга куелган, хәзер аны ремонтлау эше тулы көченә бара.

9 звено (һәр хуҗалыкта) төзелгән, аларның составында 36 ремонтлаучы бар. Техниканы кыр эшләренә әзерләү өчен барлыгы 65,5 миллион сум акча кирәк булачак, шул исәптән 2024 ел чәчүенә — 36,4 миллион.

Терлекчеләр дә үз эшен лаеклы башкара
Сыер савучылар Фәридә Вәлиева («Яңа Юраш» агрофирмасы), Гөлнур Гаптелганиева («Колос» авыл хуҗалыгы кооперативы), Әлфия Филиппова («Яшь көч» агрофирмасы), Илсөяр Сәмигуллина (Әхмәтҗанов КФХ), бозау караучылар Надежда Гусева («Колос» хуҗалыгы) һәм Гөлфинур Галиева («Яңа Юраш» агрофирмасы) районда иң яхшылары дип танылдылар.

Мөгезле эре терлекләр симертүдә Азат Хуҗин (Әхмәтҗанов КФХ), Рәзимә Хәмидуллина («Яңа Юраш» агрофирмасы) һәм Әнвәр Хисаметдинов («Колос» кооперативы) алдынгылар рәтендә.

Терлекчелек һәм үсемлекчелек өлкәсендә хезмәт куючы белгечләрне дә билгеләп китми булмый. Болар: «Мир» җәмгыятенең терлекчелек комплексы башлыгы Ольга Ример, «Яңа Юраш» агрофирмасының баш зоотехнигы Земфира Мөхәммәтҗанова, ферма мөдире Роза Гатина (Әхмәтҗанов КФХ), «Яшь көч» агрофирмасының баш зоотехнигы Илдар Хәбибуллин, «Алабуга икмәк кабул итү предприятиесе» лабораториясе мөдире Ольга Әгъләмова. Агрономнар Максим Власов һәм Максим Бебемеметьев «Аммоний Агротехнологияләр» җәмгыятендә көчләрен һәм вакытларын кызганмыйча эшлиләр.

— Алабуга терлекчеләре узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда алдынгы унлыкта. Киләчәккә планнар нинди? 

Бу сорауга Александр Косов ышаныч белән җавап бирде:

— 2024 елда кимендә 35 мең тонна сөт саварга ниятлибез, ә сыерның уртача нәтиҗәлелеге 9 мең килограммнан (узган ел күрсәткече) артырга тиеш. Шулай ук итне дә 2,5 мең тоннадан киметмәскә исәп бар. Аңлашыла ки, бүгенге һәм киләчәк уңышлар — аграрийларның гына түгел, ә беренче чиратта район башлыгы Рөстәм Нуриевның да хезмәте нәтиҗәсе, ул авыл хуҗалыгына зур игътибар бирә. Аның килүе белән, аерым алганда, бездә ышанычлы инвесторлар барлыкка килде, башка бик күп яхшы үзгәрешләр булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев