Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында авыл хуҗалыклары кышка әзер

Башланып киткән кышлау безнең районда уңышлы бара.

Фураж артыгы белән әзерләнгән: бер шартлы терлеккә 57,5 центнер азык берәмлеге туры килә, бу ике еллык запаска тиң. Бу — 9153 тонна печән, 80 мең тонна сенаж, 111 мең тоннадан артык силос. Моннан тыш, кышкы рационга аксым-витаминлы өстәмәләр дә керә.

«Мир» җәмгыятендә, «Әхмәтҗанов» крестьян-фермер хуҗалыгында, «Яңа Юраш» агрофирмасы«да шартлы бер баш терлеккә исәпләгәндә 60 центнердан артык азык берәмлеге әзерләнгән.

Агымдагы елның 10 аенда терлекчеләр эшенә йомгак ясап, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов алабугалыларның сөт терлекләренең продуктивлылыгы буенча республикада җиденче урында торуларын, бер сыердан уртача 26,9 килограмм сөт алуларын билгеләп үтте. «Әхмәтҗанов» хуҗалыгында бу күрсәткеч 36,1 килограммга тигез, «Мир» җәмгыятендә — 32,2, "Яңа Юраш "агрофирмасы«нда — 23,1 килограмм.

Тулаем савым тәүлеккә 114,2 тоннаны тәшкил итә, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 10,3 тоннага артык. 63,7 тонна — «Мир» җәмгыяте, 18,5 тонна — «Яңа Юраш «агрофирмасы», 10,8 тонна — Ф.Әхмәтҗанов хуҗалыгы.

1 ноябрьгә Алабуга фермаларында 31 861 тонна сөт җыелган, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 14 процентка артык. Ф.Әхмәтҗанов хуҗалыгында — 40 процентка, «Мир» җәмгыятендә — 35, "Яңа Юраш "агрофирмасы«да 12 процентка арткан.

1 ноябрьгә сыерларның уртача продуктлылыгы 7 457 килограмм тәшкил итә. Район буенча беренче урында — «Әхмәтҗанов» хуҗалыгы (9 789 килограмм, 2023 елга 1742 килограмм), икенче урында — «Мир» җәмгыяте (8445 килограмм), өченче урында — «Яңа Юраш «агрофирмасы» (7425 килограмм).
Ел башыннан алынган итнең күләме — 2262 тонна, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 216 тоннага күбрәк. Быел «Мир»да — 70 процентка, "Светлая долина"да, "Яңа Юраш "агрофирмасы"да һәм "Әхмәтҗанов«та 2-5 процентка күбрәк ит алынган.

Район буенча уртача күрсәткеч 843 грамм булганда, «Мир» җәмгыятендә мөгезле эре терлекләрнең тәүлеклек артымы 1124 граммга җиткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев