Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында «Батыр Фест» фестивале узачак

Фестиваль программасында ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен кроссфит буенча ярышлар.

23 август көнне 11:00 сәгатьтә Татар Дөм-Дөме авыл җирлеге территориясендә төзүчеләр һәм Физкультурачылар көненә багышланган «Батыр Фест» фестивале узачак. Чара «Батыр Фитнес» клубы белән берлектә оештырыла.

Фестиваль программасында — «башлаучылар» һәм «алга киткәннәр» категорияләрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен кроссфит буенча ярышлар. Җиңүчеләр өчен төп приз квадроцикл булачак. Балалар өчен күңелле конкурслар, күңел ачулар һәм татлы ризыклар әзерләнгән.

Кунакларны төрле программа көтә: авыл пылавы, хәләл фуд-корт, чанлы мунча, тематик фотозоналар, тере почмак һәм джиплар прокаты. Шулай ук традицион авыл конкурслары да оештырылачак.

Ярышларда катнашу алдан теркәлүне таләп итә. Чара 6 яшьтән өлкәнрәк аудиториягә исәпләнгән.

 

Фото: ясалма фәһем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев