Алабуга районында бер баш шартлы терлеккә 41 центнер азык берәмлеге туры килә
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов үсемлекчелек буенча җитештерү күрсәткечләре динамикасына анализ ясады.
— Бөртеклеләр өчен иң күп мәйдан 2020 һәм 2021 елларда булды, аннары алар кими башлады. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә сату өчен ашлык үстерү отышлы түгел. Базарда ашлыкка ихтыяҗ юк, аның артык булуы күзәтелә. Сатып алу бәяләре минимумга кадәр төште, килосы 5-6 сумга кадәр җитте, — дип зарланды Александр Косов.
Нәтиҗәдә, күп хуҗалыклар бөртекле культураларны кыскарту исәбенә кыйммәтле культураларны күбрәк үстерә башлады.
— Бөртеклеләр уңышына иң бай 2022 елны искә төшерсәк, барлык ашлык саклагычлары, амбарлар ашлык белән тулды, ул ара-тирә аз күләмдә һәм бик түбән бәяләрдән сатылды, — дип искә төшерде Александр Владимирович.
Бөртеклеләр, нигездә, терлек азыгына китә, районда аларның ихтыяҗы уртача 15 мең тонна тәшкил итә. Быел да ашлык буенча бәя сәясәте яхшырмады: шул ук килограмм өчен 8-11 сум. 15 сумны «Аммоний АгроТехнологии» һәм «Әхмәтҗанов Ф. Г.» крестьян-фермер хуҗалыкларында булган 3 класслы бодай өчен генә бирәләр.
Бөртеклеләрнең чәчү мәйданнары кимү белән бергә, терлек азыгы һәм техник культуралар мәйданнары да арта башлады. Соңгы 5 елда азык культуралары мәйданы 1,5 тапкырга, техник культуралар мәйданы 5 тапкырга арткан. Бүген 1 кг рапсның сатып алу бәясе — 35-37 сумга, ә көнбагышның бәясе 34,5 сумга җитә.
Азык культураларына килгәндә, быел күпьеллык һәм берьеллык үләннәр, бигрәк тә силос кукурузы мул уңыш бирде, ул һәр гектардан уртача 300-400 центнер яшел масса бирә.
Район хуҗалыклары тарафыннан 9 мең тоннадан артык печән, 79 мең тонна сенаж һәм 35,5 мең тонна силос әзерләнгән. Бер баш шартлы терлеккә район буенча 41 центнер азык берәмлеге туры килә.
«Яңа Юраш» АФ«, «Мир», «Яшь Көч» АФ«, «Светлая долина» җәмгыятьләре, «Әхмәтҗанов Ф. Г.» КФХсы, крестьян-фермер хуҗалыклары үзләрен азык белән тулысынча тәэмин итте.
Алабуга районында яшелчәчелек белән «Вятские Зори» АФ" җәмгыяте шөгыльләнә, һәм соңгы ике елда Мальцевода Павел Кувайцев хуҗалыгы сарымсак үстерә. Туфракны төп эшкәртү, туңга сөрү эшләре дәвам итә.
— Минераль ашламалар кертү — югары уңыш алу өчен төп ысулларның берсе. Быел без бер гектарга 84,1 кг тәэсир итүче матдә керттек. Соңгы 5 елда бу күрсәткеч 1,5 тапкырга артты, — дип хәбәр итте Александр Косов.
Быел орлыклар белән тәэмин ителеш 110 процент, ягъни 6535 тонна тәшкил итте.
— Район хуҗалыклары орлыкларның сыйфатына аерым игътибар бирә башлады. Югары репродуктив орлыклар (оригиналь һәм элита) гомуми күләмдә 85 процент тәшкил итә. Моннан тыш, район хуҗалыклары тарафыннан быел 382 тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыгы һәм узган 2023 елда 707 тонна сатып алынды, — дип билгеләп үтте Александр Владимирович.
Кыр эшләрен уздыруда катнашучы авыл хуҗалыгы техникасының булуы һәм торышы зур әһәмияткә ия. Соңгы 4 елда район хуҗалыклары тарафыннан 785 миллион сумлык 173 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган. Болар — 38 трактор, 6 ашлык җыю комбайны, 6 азык җыю комбайны, 11 чәчкеч, 13 пресс-подборщик һәм башкалар.
Киләчәктә район аграрийлары алдында тагын да зуррак бурычлар тора.
— Якын киләчәктә безнең бурыч — 100 мең тонна ашлык җыеп алу. Моның өчен бездә барлык алшартлар да бар: техника, югары репродуктивлы элиталы орлыклар, минераль ашламаларны дөрес куллану, механизаторлар, машина йөртүчеләр, комбайнчылар белән тулысынча тәэмин ителдек, — дип ассызыклады җитәкче.
Александр Косов сүзләренчә, «Аммоний АгроТехнологии» инвесторы эшчәнлегенә зур өметләр баглана, анда бөртекле һәм техник культураларның иң күп мәйданнары тупланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев