Алабуга районында быел җәяүлеләр катнашында 15 юл һәлакәте булган
Аларда өч кеше үлгән, 13е яраланган.
20 октябрьдән 29 октябрьгә кадәр Алабугада «Җәяүле» операциясе дәвам итә. Операция башланганнан бирле Дәүләт автоинспекторлары тарафыннан машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирмәүнең 18 очрагы һәм җәяүлеләрнең тиешле булмаган урында юлны аркылы чыгуның ике очрагы ачыкланган.
Быел Алабуга районында җәяүлеләр катнашында 15 юл һәлакәте булган, аларда өч кеше үлгән, 13е яраланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев