Алабуга районында гошер сәдакасын җыя башладылар
Аны сентябрь ахырына кадәр җыячаклар.
Алабуга мөхтәсибәте гошер сәдакасын җыю турында игълан итте. Гошер Җәмигъ мәчетендә 30 сентябрьгә кадәр (9:00дән 18:00гә кадәр) кабул ителә.
Гошер сәдакасы — зәкятның бер төре. Гошер сүзе гарәп телендә уннан бер дигәнне аңлата. Үзен мөселман дип санаган һәр кешегә гошер сәдакасын тапшыру кирәк санала. Чөнки без җыеп, казып алган һәр җиләк-җимеш һәм яшелчә — Аллаһ нигъмәте. Аның рәхмәтенә ирешү һәм киләсе елда да мул уңыш җыеп алу өчен гошер сәдакасын тапшыру мөһим.

Мөселманнар бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, суган, алма, слива кебек уңышларын яки кышка дип тозланган ризыкларны сәдәка итеп бирә ала. Җыеп алынган бар нәрсә дә мохтаҗларга бүлеп биреләчәк.
Узган ел Алабуга районында якынча 3,5 тонна уңыш җыелды. Иң күп яшелчәне Илмәт, Морт, Иске Юраш авыллары халкы алып килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев