Алабуга районында яңа ФАП төзиләр
Алабуга районының Татар Дөм-Дөме авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) төзелеше төгәлләнә.
Төзүчеләр вәгъдә иткәнчә, бу заманча объектта иркен һәм чиста кабинетлар, яңа мебель һәм алдынгы медицина җиһазлары булачак. Төзелеш буенча барлык төп эшләр тәмамланган, хәзер бинаны су белән тәэмин итү системасына тоташтырасы гына калган. Бу хакта Алабуга үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа ФАП Татар Дөм-Дөме һәм Айталан авылларында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк, биредә 200дән артык кеше яши. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу объект «Сәламәтлек саклау» проекты кысаларында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев