Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында яңа терлекчелек комплекслары төзелә

Хәзерге вакытта Алабуга районының ике авылында яңа терлекчелек биналары төзелеше актив алып барыла.

Малореченский авыл җирлегендә «Мир» җәмгыятендә 1800 тананы 3 айдан алып үстерү өчен өч корпус төзелә.

Яковлево авылында «Якты үзән» хуҗалыгында ике корпус төзеләчәк: 300 савым сыерына исәпләнгән сыер абзары һәм бер үк вакытта 40 сыерны савырга мөмкин булган саву залы. 

«Мир» җәмгыятендә эшләр быел май аенда башланды. Бүгенге көндә корпус төзелгән. Хәзер төзүчеләр корпусларның нигезен цемент белән тутыра башлады. Моннан тыш, түбә төзелә башланган. Чиратта — икенче корпус, ул да төзелә башлаган. Алабуга районы буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов әйтүе буенча, өч корылманы да сезон эчендә тәмамлау планлаштырылган, кыш башына сыерлар «яңа торакка» күченәчәкләр. 

‒ Бу биналарны файдалануга тапшыру, булган терлекчелек комплексларында савым сыерларын тоту өчен урыннарны бушатырга мөмкинлек бирәчәк. Бүген «Мир» җәмгыятендә савым көтүе 2100 баш тәшкил итә, бу санны 3000гә кадәр арттырырга ниятлибез. Бүгенге көндә районда сөт җитештерү 114 тонна тәшкил итә, бу узган елга карата 15 тонга күбрәк, — дип уртаклашты Александр Косов. 

Яңа корпусларда өстәмә квадрат метрлар һәм заман таләпләренә туры килгән шартлар савым сыерларының санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Әгәр дә саннар планлаштырылганча 1000гә артса, «Мир» хуҗалыгы көн саен өстәмә рәвештә 10 тонна сөт ала алачак. Сүз уңаеннан, бүгенге көндә «Мир» җәмгыятендә бер сыерга уртача 31 кг сөт исәбеннән, 64 тонна сөт җитештерелә, — диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов. 

Малореченск аывлындагы инвестиция проектыннан аермалы буларак, Яковлевода төзелеш эшләре күбрәк күләмдә башкарылган. Алар монда былтыр башланган иде. Хәзерге вакытта биредә бинаның эчке бизәлеше бара, тәрәзәләр һәм ишекләр куелган, аларны тиздән урнаштыра башлаячаклар. Хәзерге вакытта саву аппараты урнаштырылачак урынга кафель салалар.

— Кышка эшләрне тәмамлыйсы иде. «Якты үзән» дә 400 савым сыеры бар. Комплекс 300 сыерга исәпләнгән, бер үк вакытта 40 сыер савылачак, аларны 4 савымчы күзәтәчәк, — дип уртаклашты «Якты үзән» директоры урынбасары Ташбулат Маллаев, ул биредә 2008 елдан бирле эшли.

Әлегә монда сөт күләме тәүлегенә 6 тоннадан артык тәшкил итә. Ташбулат Маллаев әйтүенчә, сөт җитештерү күрсәткечләренә, кызганычка, эсселек тә тәэсир итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев