Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында яшәүче 300дән артык кеше Морттагы «Мобиль поликлиника»да булды

Барлык хезмәтләр дә ОМС буенча бушлай күрсәтелә.

Уникаль медицина проекты авыл халкына табиблардан бушлай консультация алу һәм яшәү урыны буенча диспансеризация үтү мөмкинлеге бирә.

Алабуга районының Морт авылында «Мобиль поликлиника» эшен дәвам итә. Беренче биш көндә аның хезмәтләреннән 300дән артык авыл кешесе файдаланган инде.

Проект район үзәгенә бармыйча гына квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Барлык хезмәтләр дә ОМС буенча бушлай күрсәтелә. Биредә диспансеризация узарга һәм төрле белгечлекләр табибларыннан консультация алырга мөмкин.

«Мобиль поликлиника» 26 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Кабул итү эш көннәрендә 9:00 дән 15:00 гә кадәр Морт авылы, Яшьләр урамы, 18 йорт адресы буенча алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев