Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында җиләк җыючыны елан чаккан

Хәзер пациентның хәле тотрыклы, уңай динамика күзәтелә.

75 яшьлек хатын-кыз Иске Куклюк авылы янында җиләк җыйганда зыян күргән.

Татарстанда еланнар активлыгы сезоны башланды. Быел беренче елан чагу очрагы Алабуга районында булган: 75 яшьлек хатын-кыз Иске Куклюк авылы янында җиләк җыйган вакытта зыян күргән, дип хәбәр иттеләр үзәк район хастахәнәсендә.

Елан өлкән яшьтәге хатын-кызның уң кулының бармагын чаккан. Зыян күрүчене район үзәк хастаханәсенең реанимация бүлегенә китерәләр. Табиблар оператив рәвештә ярдәм күрсәтәләр, һәм хәзер пациентның хәле тотрыклы, уңай динамика күзәтелә, дип хәбәр итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев