Алабуга районында юл-транспорт һәлакәтендә 15 яшьлек кыз зыян күргән
Зыян күргән кызда имгәнүләр һәм стресс реакциясе теркәлгән.

13нче август көнне 17:27 сәгатьтә Алабуга районында М7 «Волга» автомобиль юлының 987 чакрымында Mitsubishi Lancer һәм KIA автомобильләре бәрелешкән. Беренчел мәгълүматлар буенча, Mitsubishi Lancer йөртүчесе (1969 елгы хатын-кыз) куркынычсыз тизлекне һәм дистанцияне сайламаган, бу һәлакәткә китергән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 15 яшьлек Mitsubishi Lancer пассажиры Алабуга үзәк район хастаханәсенә китерелгән. Табиблар мәгълүматлары буенча, зыян күрүчедә имгәнүләр һәм стресс реакциясе теркәлгән. Кыз арткы утыргычта булган һәм куркынычсызлык каешын эләктергән, дип билгеләп үтелә.
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, куркынычсыз тизлекне һәм дистанцияне сайларга, шулай ук юлларда игътибарлы булырга кирәклеген искәртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев