Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында Кабак фестивале узды

Сары, кызгылт-сары, яшел, буйлы-буйлы – нинди генә кабаклар юк! Кабак – яшелчәләр патшасы. Авыл халкы аның кышкы өстәлнең түрендә булуын да билгелиләр. Кабактан бик күп сый-нигъмәтләр әзерләргә була.

Алабуга районының Олы Качка авылында Кабак фестивалендә кабакның бик күп төрләре һәм аннан әзерләнгән ризыклар тәкъдим ителде. Сүз уңаеннан, иң зур кабакның авырлыгы быел 30 кг 600 грамм тәшкил иткән. Фестивальнең иң популяр ризыклары кабак боткасы һәм эченә кабак төрелгән беленнәр булды.

Сүз уңаеннан, мондый фестиваль Олы Качкада икенче тапкыр үткәрелә. Узган елда ук аны традицион итәргә карар кылынган.

Авылда көзге чараны иҗат коллективлары концерты бизәде. Теләгән кешеләр уеннарда катнаштылар, кабактан ясалган ризыклардан авыз иттеләр һәм кабак боткасы белән сыйландылар.

Тарихтан. Кабак көне ел саен 31 октябрьдә билгеләп үтелә. Элек Русьта дүрт Спас булган: алма, бал, чикләвек, һәм ачыкланганча, кабакныкы. Изге Владимир Византия монахлары россиялеләргә алып килгән җимешнең зурлыгына һәм ныклыгына гаҗәпләнә һәм Русьта кабак чәчәргә куша. Шул вакыттан бирле файдалы һәм тәмле бакча культурасы безнең бакчаларда үсә.

Кабак фестивале АМР башлыгы Рөстәм Нуриев гранты кысаларында авылда уздырыла торган чараларны төгәлләде. Исегезгә төшерәбез, Алабуга районында бу фестиваль алдыннан берничә бәйрәм оештырылды. Алар арасында Танайкада — Суган фестивале, Мальцевода — Көз бәйрәме, Лекарево авылында — Җиләк фестивале һәм Анзиркада Иван чәй бәйрәме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев