Алабуга районында көчле кар яву сәбәпле югары әзерлек игълан ителде
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда катлаулы метеовазгыять 2 февральгә кадәр сакланачак.
Россиянең Европа өлешен каплап алган циклон Алабуга районына да килде. Барлык коммуналь, авария һәм коткару хезмәтләре югары әзерлек режимына күчерелгән.
Фаразланган явым-төшем: кичә һәм бүген — 10 см, алдагы өч-дүрт көндә — 20шәр см. Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева күрелә торган чаралар турында сөйләде:
— Тәүлек буена 26 берәмлек кар җыю техникасы эшли. Машина йөртүчеләр һәм тракторчылар составы ялларсыз сменалап эшкә җәлеп ителде. Идарәче компанияләр шулай ук кварталара юлларны чистартырга әзер. Беренче чиратта балалар бакчаларына, мәктәпләргә, хастаханәләргә, ФАПларга һәм башка социаль объектларга керү юлларын тәэмин итү өчен үзәк юллар һәм тротуарлар чистартыла. Федераль һәм төбәк трассалары буенча хәрәкәт итү кыенлаша, шуңа күрә шәһәр һәм район халкын бу хәлгә аңлап карауларын сорыйбыз. Хосусый сектор кешеләре, кирәк булганда, трактор белән чистартуга заказ бирә ала.
Районда төбәк трассаларында да эш кайный. «Алексеевскдорстрой» ның Алабуга участогы башлыгы Динар Җаббаров хәбәр иткәнчә, 3 вахта бригадасы, шулай ук 7 катнаш юл машинасы эшли. Роторлы кар чистарткычлары булган 4 МТЗ, 2 автогрейдер, 1 автопогрузчик һәм техника ташу өчен трал.
Бу көннәрдә юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү белән ЮХИДИ хезмәткәрләре дә шөгыльләнә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенең дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы Тимур Галимуллин билгеләп үткәнчә:
— Юл-патруль хезмәте экипажлары, машина йөртүчеләрнең тизлек режимын һәм дистанцияне үтәвенә аерым игътибар биреп, көчәйтелгән эш режимына күчерелде. Кискен ихтыяҗ булмаса, торак пунктлардан читкә чыкмаска һәм мөмкин булганча шәхси автомобильләрдә йөрүдән баш тартырга киңәш итәбез. Исегезгә төшерәм, һава торышы тагын да начарайган очракта куркынычсызлык өчен хәрәкәтне вакытлыча чикләү кертелергә мөмкин.
Район җитәкчелеге ашыгыч сценарийларга да әзерләнә. Әгәр һава шартлары начарая икән, М-7 федераль трассасыннан шәһәргә керү 987 нче чакрымда ябылачак (ике заправка янында: Казан ягыннан яңа күпергә һәм Костенеево авылына китә торган юл). Хәзер «Татнефть» компаниясе белән машина йөртүчеләрне кайнар ризык белән тәэмин итү өчен кыр кухнясын урнаштыру турында сөйләшүләр алып барыла. Шулай ук район территориясендәге трассада тәүлек буе туклануны оештыру мәсьәләсе дә карала.
Халыкны азык-төлек белән тәэмин итүгә килгәндә, эре челтәр кибетләрендә атналык запаслар бар. Икмәк пешерү цехларында да икмәк һәм он җитәрлек, ә аларның хезмәткәрләре кирәк булганда ике сменага чыгарга әзер.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда катлаулы метеовазгыять 2 февральгә кадәр сакланачак. Урыны белән кар явуы, буран һәм секундына 20 метрга кадәр көчле җил көтелә. Фаразланган явым-төшем күләме — 60 мм га кадәр, бу уртача айлык нормадан шактый артып китә һәм тоткарлыклар һәм аварияләр килеп чыгу куркынычын арттыра.
Юлда штаттан тыш хәл килеп чыккан очракта республика халкы 112 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев