Алабуга районында котырган эт ике кешене тешләгән
Бу соңгы вакытта районда котыруның өченче очрагы.
Черкасово авылында йорт хайванында котыру очрагы расланганнан соң карантин кертелгән.
Алабуга районының Черкасово авылында ике яшьлек овчарка, чылбырыннан ычкынып, ике кешене тешләгән. Башта эт ишеген ачып машинада утырган машина йөртүчегә һөҗүм итә, ә аннары — хайванны чылбырга бәйләргә тырышкан хатын-кызны тешли. Хайван үлгәннән соң лаборатор анализлар котырынуны раслады, дип хәбәр итә «Челнинские известия».
Ветеринария хезмәте мәгълүматлары буенча, эт котыру чирен кыргый төлке яки керпедән йоктырган булырга мөмкин. Зыян күрүчеләргә антирабик дәвалау курсы билгеләнгән. Алабуга районында хайваннар катнашында ярминкә һәм күргәзмә уздыруны тыю белән карантин кертелгән.
Бу соңгы вакытта районда котыруның өченче очрагы: элегрәк авыру Лекарево авылында эттә һәм Колосовкада мәчедә ачыкланган иде. Ветеринарлар төбәктә кыргый төлкеләр популяциясе артуын билгели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев