Алабуга районында «Пятый уровень» конкурсы узды
Тиздән илебез юлларына пилотсыз машиналар чыгачак.
Машина үзеннән-үзе хәрәкәт итә. Руль артында беркем дә юк. Бу фантастик фильмнан кадр түгел, ә тулысынча чынбарлык.
«Алабуга» МИЗда пилотсыз йөк ташу машиналарына тикшерү үткәрделәр. Биредә Милли технологик инициативаның «Пятый уровень» конкурсы финалы узды. Финалга чыккан дүрт команда автоном йөк ташу өлкәсендә үз эшләрен күрсәтте. Машина пилотсыз булуга карамастан, кабинада оператор һәм судья транспорт чарасының маневрларны ничек башкаруын күзәттеләр.
‒ Трассада һәрвакыт алдан барысын да белеп булмый, әмма кагыйдә буларак, машина бу эшне яхшы башкара. Пилотсыз йөртү өчен барлык кирәкле җиһазлар технологик куышта яшеренгән, — дип сөйләде Мәскәү шәһәреннән «Автороботикс» командасы җитәкчесе Александр Замыцких.
«Пятый уровень» да катнашучыларга төбәк һәм шәһәрара пилотсыз йөк логистикасын массакүләм кертү мөмкинлекләрен ача торган комплекслы технологик барьерны җиңәргә кирәк иде. Машина 90 километрдан артык юл үтеп, ярты тонналы йөкне билгеләнгән урынга илтеп куярга тиеш.
Сынаулар барышында оештыручылар йөкләү һәм бушату терминаллары арасында хәрәкәт иткәндә барлыкка килергә мөмкин булган 100дән артык ситуацияне күздә тоткан. Шул ук вакытта катнашучыларның автомобильләре шәһәр яны һәм шәһәр яны юллары шартларына якын булган реаль юл режимында хәрәкәт иткән.
‒ Хәрәкәт процессында автомобиль платформасы тулы автономлык дәрәҗәсен күрсәтергә, ягъни кешенең (операторның) автомобиль белән идарә итү процессына нинди дә булса тыкшынуын булдырмаска тиеш иде. Бу бөтен маршрутка, шул исәптән терминалларда хәрәкәт итүгә дә һәм парковкага да кагыла, — дип аңлаттылар конкурсны оештыручылар.
Журналистларга пилотсыз автомобильнең җәяүлеләр барлыкка килүгә ничек җавап бирүен дә күрсәттеләр. Зебрада сценарий буенча юлны «Гоша» исемле ярышларда катнашучы робот-манекен йөгереп узды.
Юлда башка кыенлыклар да булырга мөмкин, мәсәлән, асфальтның грунтка алышынуы. Болар барысы да программага әзерләүчеләр тарафыннан кертелгән, ләкин нәрсәдер дөрес бармаган очракта, үз өстенә контрольне инде чын йөртүче ала. Сынауларның шартлары шундый.
Пилотсыз машина хәрәкәтен судьялар дистанцион күзәтеп торды.
‒ Кагыйдә бозылу очраклары да була: автомобиль, мисал өчен, башка катнашучыны кисеп үтәргә яки дөрес булмаган борылыш билгесен кабызырга мөмкин. Кабатлаулар ясыйбыз, хокук бозуларның скриншотларын ясыйбыз һәм үзебезнең электрон системада тайм-кодлар буенча теркибез, — дип сөйләде Людмила Федосова, «Пятый уровень» конкурсының баш судья урынбасары.
Машинада уннан артык күзәтү һәм сканерлау датчиклары бар. Сүз уңаеннан, Алабугага кадәр машиналарны Мәскәү өлкәсенең Дмитровск автополигонында сынаганнар.
— Фән кысаларында уртак яклар күп, һәм без монда координатор ролен алырга телибез. Әмма әлегә Фәннәр Академиясендә авиация пилотсыз системаларына басым ясыйбыз, — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов.
Финалда В. А. Дегтярева исемендәге Ковров дәүләт технология академиясеннән, Санкт-Петербург шәһәреннән Бөек Петр политехник университетыннан, Санкт-Петербург «ЛЭТИ» дәүләт электротехник университетыннан, Мәскәү автомобиль-юл Дәүләт техник университеты белән Мәскәү физика-техник институтының берләштерелгән командалар катнашты.
Конкурсның приз фонды 240 миллион сумны тәшкил итә. Акчалар киләчәктә пилотсыз автомобильләр эшләү өчен кулланылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев