Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында сайлауга килү күрсәткече 90 проценттан артып китте

Алабуга районында сайлауга килү күрсәткече 90 проценттан, ә шәһәрдә 84 проценттан артык тәшкил итте.

Алабуга муниципаль районында Бердәм тавыш бирү көненә йомгак ясалды. Сайлауда катнашучылар югары гражданлык активлыгын күрсәтте: районда ул 90,2 процент тәшкил итте, шәһәр чикләрендә — 84,45 процент.

Тавыш бирү өчен барлыгы 62 сайлау участогы оештырылды: Алабуга районының авыл җирлекләрендә — 23 һәм шәһәр чикләрендә — 39, шул исәптән Алабуга үзәк район хастаханәсе стационары пациентлары өчен бер вакытлы участок.

Якшәмбе, 14 сентябрьдә, Татарстанда бердәм тавыш бирү көне узды. Халык Татарстан Рәисен, Алабуга шәһәр Советы һәм авыл җирлекләрендәге вәкиллекле органнар депутатларын сайлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев