Алабуга районында сыйфатсыз хезмәт күрсәткән өчен идарәче компаниягә штрафка билгеләнгән
Тикшерү барышында кайбер бозулар ачыкланган.
Алабуга районының «Домоуправ 3» идарәче компаниясе директорына күпфатирлы йортны карап тоту буенча 25 мең сум штраф билгеләнгән. Инспекторлар Лесная урамындагы 4 нче йортта яшәүченең шикаяте буенча Поспелово бистәсенә киттеләр, дип хәбәр итә Татарстан Торак инспекциясенең матбугат хезмәте.
Тикшерү вакытында йортны тиешенчә карап тотмау фактлары расланды: керү ишекләре ябылмый, подъездларның стеналарын буярга, култыксаларны ремонтларга, йорт яны территориясен кардан һәм боздан, түбәсен боз сөңгеләреннән чистартырга кирәк.
Поспелово бистәсендә 6 күпфатирлы йорт бар, һәм алар барысы да торак милекчеләре ширкәтенә керә. Әлеге идарәче компаниянең торак фондын ярты ел элек кенә мирас итеп алуы — йомшарта торган хәл түгел. Стеналар күптән искергән булса да, кар һәм боз — торакларны карап тотучылар гаебе.
Идарәче компания башлыгы Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 статьясының 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартыла, аңа штраф рәвешендә җәза билгеләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев