Алабуга районында танкист батырлыгын мәңгеләштерделәр
Илмәт авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан Шамил Галимуллинга истәлек тактасын ачу тантанасы булды.

1915 елда шушы авылда туган Шамил Галимулла улы 1941 елның декабрендә фронтка алына һәм механик-танкист булып данлыклы сугыш юлын үтә.
Сталинград янындагы сугышларда Шамил Галимуллинның экипажы дошманның берничә ныгытмасын юк итә. Ул йөрткән танкка дошман снаряды эләккәч, солдат биш тәүлек буе камалышта була, сугыш кырыннан яралы командирны үз өстендә алып чыга. Кылган батырлыгы өчен 1942 елның ноябрендә Шамил Галимулла улы Галимуллин Кызыл Йолдыз орденына лаек була.
Сугыштан соң ветеран туган авылына кайта, анда күп еллар механизатор булып эшли, үз тәҗрибәсен яшьләргә тапшыра. 2012 елда хәрби бүләкне ветеранның кызы кабул итеп ала.
Әлеге чара Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән батырлар истәлеге алдында баш ию өчен тагын бер мөмкинлек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев