Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында законсыз чүплек табылган

Чүплекнең гомуми мәйданы 37 квадрат метр тәшкил итә.

Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары планлы мониторинг барышында Поспелово авыл җирлеге территориясендә рөхсәтсез чүплек булдыру фактын ачыклаган. Аның гомуми мәйданы 37 квадрат метр тәшкил итә.

Тикшерү барышында чүплекнең төрле хокукый статуска ия ике чиктәш участокта урнашуы ачыкланган. Территориянең бер өлеше юридик затныкы, ә икенчесе авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге кыйммәтле җирләргә карый, аларда чүп-чар җыю катгый тыела.

Гаепле затка карата Табигатьне саклау законнарын бозуның ярамавы турында рәсми кисәтү бирелгән инде. Хокукый характердагы алга таба чаралар күрү өчен әлеге эш буенча барлык материаллар Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә җибәрелгән.

Калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу экологиягә зыян китерүдән тыш, зур штрафлар һәм җитди административ җаваплылык белән дә яный.

Фото: ТР экология министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев