Алабуга район газеталарына язылу дәвам итә
«Алабуга нуры» газетасына 27 декабрьгә кадәр язылырга мөмкин.
27 декабрьгә кадәр «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына язылу кампаниясе дәвам итә. Сез безнең басмаларга почта бүлекчәләрендә яки ТР Дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук «Россия Почтасы» мобиль кушымтасында яки podpiska.pochta.ru порталында языла аласыз.
Шулай ук альтернатив язылу турында да исегезгә төшерәбез. Район газеталарына редакциядән, шәһәр Мәдәният сараеннан яки Үзәк китапханәдән килеп алу шарты белән ярты елга язылу бәясе − 460 сум.
Моннан тыш, «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясе дәвам итә. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Сез ветеранга, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге күршегезгә, әби-бабайларыгызга бүләк итеп район газетасына языла аласыз.
Реклама
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев