Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы авылларында 100дән артык Яңа ел чарасы узачак

Авыл җирлекләре 21 декабрьдән 14 гыйнварга кадәр бәйрәм чаралары программасын әзерләгән инде.

Алабуга районы авылларында 100дән артык Яңа ел чарасы узачак. Бу хакта җитәкчеләр киңәшмәсендә җирле үзидарә органнары белән эшләү бүлеге башлыгы Евгений Кольцов сөйләде.

Шулай итеп, авыл халкы арасында «Иң яхшы кар фигурасы» һәм «Иң матур бизәлгән йорт» конкурслары игълан ителде, аларның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне җирлек башлыгы бүләкли.

Үз чиратында, җирлек башлыклары «Алабуга муниципаль районы составына керүче авыл торак пунктларында иң яхшы Яңа ел бизәлеше» конкурсында катнаша.

Җиңүчеләр акчалата призлар белән бүләкләнәчәк:
— 1 урын — 25 000 сум;
— 2 урын — 15 000 сум;
— 3 урын — 10 000 сум.

Моннан тыш, һәр авыл җирлеге үз бәйрәм чараларын әзерли. Биредә дә авыл кешеләренең фантазиясе киң кырлы.

Шулай итеп, Яңа ел бәйрәмнәрендә Яковлево авыл җирлеге халкы иң актив булачак. Алар ТОСлар белән бергә Яковлево, Яңа Анзирка, Бессониха авылларында узачак 20 чара әзерләде. Традицион Яңа ел тамашаларыннан тыш, алар Раштуа утырышлары, Колядка, уен әйлән-бәйләннәре һәм өлкән яшьтәге авыл халкын Яңа ел белән котлаулар да оештыра.

Морт авыл җирлегендә KiKA немец иҗтимагый балалар каналы фильм төшерергә планлаштыра. Фильм төшерүнең максаты — татар мәдәнияте, аерым алганда, Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында Яңа елны каршылау һәм бәйрәм итү турында фильм төшерү.

Илмәт авыл җирлегендә Яңа ел бал-маскарады, балалар киносы көне, шашка турниры оештырылачак.

Бехтерево авылында үзенчәлекле рәсем ясау техникасы буенча мастер-класс һәм балалар дискотекасы планлаштырыла.

Олы Шүрнәктә балалар һәм яшьләр өчен «Чыршы янында бөтен авыл белән» дип исемләнгән уен программасы әзерләнә.

Ә «Барс» яшьләр үзәге белән берлектә авыл яшьләре өчен кышкы каникулларда "Кышкы уеннар"дип исемләнгән уен-күңел ачу программасы оештырылачак.

Бәйрәмнәр күңелле һәм кызыклы булырга вәгъдә итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев