Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы авылларында Яңа елга әзерләнәләр

Районның 15 авыл җирлегендә барлыгы 100дән артык чара уздырырга ниятлиләр. 

Бу турыда җирле үзидарә органнары белән эшләү бүлеге башлыгы Евгений Кольцов сөйләде.

Мәсәлән, 25-28 декабрьләрдә авыл мәдәният йортларында бал-маскарадлар, уеннар, сәхнәләштерелгән күренешләр, үзешчәннәрнең концерт программалары үтәчәк. Яңа ел чараларына үзләре йөри алмаган ветераннар, инвалидлар, өлкән яшьтәгеләрне Кыш бабай һәм Кар Кызы өйләренә барып котлаячак. 

Җирлекләрдә яшәүчеләр арасында «Иң яхшы кар сыны», «Торак йортның иң яхшы бизәлеше» конкурслары оештырыла, анда җиңүчеләр акчалата бүләк алачак. 

Быел «Теләкләр чыршысы» хәйрия чарасын да уздыру каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев