Алабуга районы башлыгы полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Рөстәм Нуриев хокук сакчыларына сәламәтлек, бәхет теләде.
Хөрмәтле Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйм!
Хокук саклау органнары һәрвакыт җинаятьчелеккә каршы торуда, аны кисәтү эшендә дәүләтнең төп көче булды һәм шулай булып кала да.
Эшчәнлегегез катлаулы һәм күпкырлы, ул махсус күнекмәләр, антка һәм Ватан каршында бурычка тугрылык таләп итә. Сез һәрчак гражданнарның намусы һәм иминлеге сагында торасыз.
Алабугалылар гаделлегегез, җаваплылыгызга ышанып, иң кыен вакытларда сезгә мөрәҗәгать итә.
Бу бәйрәм көнендә сезгә сәламәтлек, бәхет, гаилә муллыгы, тыныч хезмәт һәм Ватанга хезмәттә алга таба да уңышлар телим!
Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев