Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев Өлкәннәр көне белән котлады

Район башлыгы өлкән буын кешеләренә күңел тынычлыгы, ныклы сәламәтлек теләде.

Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, районның өлкән буын кешеләре!

Өлкәннәр көне белән иң җылы һәм ихлас котлаулар кабул итегез!

Бу көнне без сезнең барыгызны, йөрәгебезгә якын кешеләрне — әти-әниләребезне, әбиләрне һәм бабайларны котлыйбыз, зирәклек, безгә биргән җылылык һәм мәхәббәтегез, түземлегегез һәм олы йөрәгегез өчен хөрмәт итәбез.

Сез яхшы, зур, вакыты белән кыен тормыш үткәнсез, безгә, хәзерге буынга яшәү яхшырак, бәхетлерәк булсынга, барын да эшләргә тырышкансыз. 
Безнең өчен сез һәрчак чын кыйммәтләр һәм йолаларны саклаучылар, бетмәс-төкәнмәс яшәү тәҗрибәсе чыганагы һәм башлангычларыбызның ярдәмчесе булып каласыз. 

Сезгә әле озак еллар буе янәшәбездә булып, бәхет һәм шатлыклы вакыйгалар тулы тормышта, яраткан һәм сөекле туганнарыгыз арасында, тынычта һәм көр күңел белән яшәвегезне телим!

Рөстәм НУРИЕВ, Алабуга муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев