Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Рөстәм Нуриев мөгаллимнәргә һәм ветеран укытучыларга ныклы сәламәтлек, гаилә җылылыгы теләде. 

Хөрмәтле укытучылар һәм педагогик хезмәт ветераннары!

Чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Укытучы — даими эзләнү, иҗат, көч һәм олы күңел җылысы таләп итә торган үзенчәлекле һөнәр.

Боларның барысы да безнең мөгаллимнәребездә бар, аларның күбесе бөтен гомерен мәктәпкә һәм укучыларына бирә, аларның якын киңәшчеләренә әйләнә, белем һәм яшәү тәҗрибәсе чыганагы була.

Бу бәйрәм көнендә сезнең сәләтегез, юмарт күңелегез, белемнәрегезне уртаклашуга әзер булуыгыз, сабыр һәм эшегезгә тугрылык саклаганыгыз өчен хөрмәт итәм һәм рәхмәт белдерәм. 

Кадерле укытучыларыбыз, ветераннар! Сезнең барыгызга да ныклы сәламәтлек, туганнарыгызның җылы мөнәсәбәтен һәм яратуын, гаилә җылылыгы һәм талантлы укучылар телим!

Рөстәм НУРИЕВ, Алабуга муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев