Алабуга районы җитәкчесе көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Сезнең хезмәтегез иң мөһим һәм кирәклеләрнең берсе, ул оешма-предприятиеләрнең тотрыклы эшен тәэмин итү, Алабуга һәм район урамнарында чисталык һәм тәртип урнаштыруны, алабугалылар йортларын ут, җылылык һәм су белән вакытында тәэмин итү, шулай ук сыйфатлы һәм арзанлы хезмәтләр күрсәтүгә юнәлдерелгән. Фидакарь хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз һәм җаваплылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә! Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, тотрыклылык һәм чәчәк атуны телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев