Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы хастаханәсендә яңа лор-комбайн кайтты

Яңа җиһазны кулланып, авыруны ачыклау һәм пациентны алга таба дәвалауның нәтиҗәлелеген күтәрергә була.

Алабуга район хастаханәсендә хәзер яңа лор-комбайн һәм эш кораллары җыелмасы бар.

Яңа җиһазны кулланып, авыруны ачыклау һәм пациентны алга таба дәвалауның нәтиҗәлелеген күтәрергә була.

− Безнең бүлек бу җиһазны озак көтте. Авыруларга ярдәм итеп, барысын да үзләренә күрсәтә алуыбызга шатбыз. Диагнозны ачыклау һәм дәвалауны хәзер экранда күреп була. Оператив гамәлләр өчен дә җиһаз килде, монысы да эшебезне җиңеләйтә, алабугалыларга үз шәһәребездә дәваланырга була. Мондый видеоэндоскопия җайланмасының бездә булганы юк иде әле, ул колакларны, борынны карарга, төрле манипуляцияләр ясарга мөмкинлек бирә. Шуны да әйтәм, башка кайбер төбәкләрдә әле юк ул, − дип ассызыклады оториноларинголог Елена Тулынина.

Аның эшен алабугалы Анастасия Бернатова бәяли ала. Ул хастаханәгә колагы ике көн кискен авыртканга килгән.

− Миңа шунда ук булдыклы ярдәм күрсәттеләр, − ди ул.

Яңа җиһазның уңайлыгы шунда, хәзер манипуляция төрләре арткан.
− Кабул итүгә килгән пациентларның һәр өченчесе борыны тыгылуга һәм кан тамырларын тарайта торган тамчыларга бәйлелектән зарлана. Мондый бәйлелек операция юлы белән генә дәвалана. Элегрәк аны бары тик скальпель белән генә эшләп була иде. Хәзер андый операция 15-20 минутта башкарыла һәм пациент азат, − дип фикерен уртаклашты Елена Тулынина.

Әйтергә кирәк, муниципалитет эшләгән Алабуга районы Сәламәтлекне саклауны үстерү стратегиясе кысаларында яңа җиһаз турыдан-туры Рөстәм Нуриев булышлыгы белән кайтарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев