Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы Морт мәктәбе укытучылары район газетасына язылды

Мәктәп, балалар бакчалары коллективлары да безне үз итә.

Көн дә редакциябезгә килеп, киләсе яртыеллыкка районның бердәнбер татар басмасына язылучылар шактый. Аларның һәрберсен диярлек танып беләбез, аралашып яшибез. Мәктәп, балалар бакчалары коллективлары да безне үз итә. Шушы көннәрдә генә Морт мәктәбе укытучылары күмәк рәвештә газетага язылды.

Уку йортында үз эшенең чын осталары, тәҗрибәле мөгаллимнәр эшли. Райондагы бердәнбер татар газетасына алар һәрвакыт ярдәм итеп торалар, нинди генә бәйге башласак та, алар беренчеләрдән булып катнаша, бер үтенечебезне дә кире какмый.

— «Алабуга нуры» газетасы районыбызда чыга торган бердәнбер татарча газета. Эштән арып кайткач, кулыңа газета алып укып утыру үзе ни тора! Район хәбәрләре, авыл яңалыклары, файдалы киңәшләр, зурлар, кечкенәләр өчен үткәрелә торган бәйгеләр, төрле марафоннар. Барысы да безнең өчен бик кирәкле. Газетаның яңа санын зур түземсезлек белән көтеп алабыз. Аның битләренә үзебезнең өлешне кертәбез, бәйгеләрдә укучыларыбыз да, үзебез дә бик теләп катнашабыз. Катнашып кына калмыйбыз әле, җиңүләр дә яулыйбыз. Район газетасына бик теләп язылабыз. Алга таба да газетабыз безне сөендереп басылып торсын. Ә без, аның даими укучылары, һәрчак аның белән бергә атларбыз, яңа үрләр яуларбыз, — ди Морт мәктәбе укытучылары.

Беркемгә дә сер түгел, басма матбугатның абруе көннән-көн кими. Шушы катлаулы заманда безгә терәк булганыгыз, татар телен саклап калуга бәяләп бетергесез зур өлеш кертүегез өчен рәхмәт. Киләчәктә дә бергә калырбыз, дип ышанасы килә.

Язылу кампаниясе әле дәвам итә. Соңга калмыйча, «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына язылырга ашыгыгыз. Гасырдан артык бай тарихы булган район газетасында шәһәр-район яңалыклары белән танышып барырга, файдалы киңәшләр алырга, янәшәдә яшәүчеләрнең тормыш тарихлары белән танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев