Алабуга районы Пенсия фонды идарәсендә алдан язылу буенча гына кабул итәләр
Үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында хәрәкәт итү өчен унынчы максат - Күп функцияле үзәк офисына һәм Пенсия фонды идарәсенә бару.
Коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү өчен Алабуга районы Пенсия фонды идарәсендә кабул итү бары тик түбәндәгеләр буенча алып барыла:
- үлем белән бәйле пособие рәсмиләштерү;
- алдан язылу.
Пенсия фонды эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләр һәм аңлатмалар алу өчен, шулай ук кабул итүгә 8(85557)7-96-70 яки 8 (85557)7-91-56 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Гариза бирергә кирәк булган очракта, аны РПФ сайтында Шәхси кабинет аша җибәрү мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез: www.pfrf.ru
Пенсия фондына бару өчен “СМС-код” – 10.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев