Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында 10 ай эчендә 54 наркоҗинаять теркәлгән

Район башлыгы киңәшмәдә балигъ булмаганнарның наркотиклар куллану очракларын иртәрәк ачыклау бурычын куйды.

Балигъ булмаганнарның наркотиклар куллану очракларын иртәрәк ачыклау мөһим, югыйсә баланың бу начар гадәткә тартылуы бар. Шәһәр киңәшмәсендә район башлыгы шундый бурыч куйды. 

Мәктәп укучылары арасында наркотик чаралар куллануга тест үткәрүнең форма өчен генә булырга тиеш түгеллеген билгеләп үтте. "Тайгак юл«га басучылар ачыкланса, сыйныф җитәкчеләре, ата-аналар, махсус хезмәтләр белән бергәләп, андый балага тиешле ярдәм күрсәтергә тиеш. 

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре хәбәренә караганда, бүген районда наркотикларга бәйле вәзгыятькә кайбер шартлар тәэсир итә — район аркылы «Мәскәү — Өфе» автоюлы уза, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре якын гына. 

Законсыз әйләнештә мефедрон кебек психоактив матдәләр һәм марихуана өстенлек итә. Наркотик чараларны башлыча куышка куеп, аралашмый гына тараталар, аларны сату тулысынча диярлек Интернетка күчте.

Наркотикларны кулланучылар — нигездә хезмәткә яраклы кешеләр. Алабуга районында 10 ай эчендә 54 наркоҗинаять теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев