Алабуга районында 29 мең кеше коронавируска каршы прививка ясаткан
Бу — гомуми планның 54,59 процентын тәшкил итә.
Узган тәүлектә Алабугада коронавируска каршы прививканың беренче компоненты белән 87 кеше прививка ясаткан, ә икенче компоненты белән — 13 кеше.
Шулай итеп, вакцинаның беренче компонентын барлыгы 29 013 алабугалы, ә икенчесен 23 610 кеше ясаткан.
Алабуга районында коронавируска каршы прививка ясату планы 54,59 процентка үтәлгән.
Безнең районда барлыгы 53 149 кешегә прививка ясатырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев