Алабуга районында 6 меңнән артык гаилә «Путин түләүләре» алган
Түләүләрнең гомуми суммасы 106 миллион сумнан артык.
1 июньгә Алабуганың 6567 гаиләсе 10 мең сум күләмендә Путин түләүләрен алган. Мондый мәгълүматны Алабуганың Пенсия фондында бирделәр.
Пенсия фондында күпчелек гаризаларның Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелүе турында әйттеләр. Ата-ана үз гаризасының статусын электрон кабинетта күзәтеп тора ала. Акчалата ярдәм алу өчен гаризаны әле 1 октябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.
Искәртеп узабыз, РФ Президенты Владимир Путин 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге һәр балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр турында игълан итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев