Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында киләсе елда яңа терлекчелек комплексы барлыкка киләчәк

Инвесторларның берсе — «Аммоний Агротехнологии» предприятиесе.

 

Матбугат конференциясендә район башлыгы Рөстәм Нуриев хәбәр иткәнчә, инвесторларның берсе — «Аммоний Агротехнологии» предприятиесе. Предприятие 6 мең гектар җир сатып алган һәм 2022 елда ул 2,5 мең баш терлеккә исәпләнгән терлекчелек комплексын проектлау белән шөгыльләнәчәк.

Шулай ук, бу тармакны үстерү белән " Камский Бекон " компаниясе кызыксына. Ул терлекчелек комплексын төзү проектын гамәлгә ашырачк.

Яңа елда «Мир» терлекчелек комплексының 1,1 мең башка исәпләнгән икенче чиратын төзү дәвам итәчәк. Эре инвестор, беренче чиратта, 1,1 мең башка исәпләнгән терлекчелек комплексын төзегән иде инде. Шуның белән бәйле рәвештә, районда сыерлар саны узган ел белән чагыштырганда 34 процентка, ә сөт савымы 56 процентка арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев