Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында «Мобиль укытучы» конкурсы дәвам итә

Проектның төп максаты — фән укытучылары җитешми торган авыл мәктәпләрен саклау.

Шәһәрдән — авылга: яңа проект кадрлар җитмәүчелекне хәл итәр

Алабуга районында «Мобиль укытучы» конкурсы дәвам итә, анда җиңүче мөгаллим автомобиль алачак. 

Авыл мәктәпләрендә укытучылар җитәрлек түгел, гомумән алганда, бу мәгариф өлкәсендәге кискен проблемаларның берсе. «Мобиль укытучы» программасы исә белгечләрне эш урынына йөртү өчен җиңел автомобиль сатып алу өчен акча бүлеп бирүне күздә тота. Шул рәвешле, эш урыны буенча бирелгән транспортта йөреп, мөгаллимнәр берничә авыл мәктәбендә дәресләр үткәрә. 

Башлангыч сыйныфлар һәм инглиз теле укытучысы Ольга Перминова — үткән елгы проектта җиңгән иде. Менә бер ел инде ул эш автомобилендә Алабугадан Хлыстово мәктәбенә йөреп эшли. Транспорт булгач, эше дә җиңеләйгән. 

— Мәктәпкә эшкә бик теләп килдем. Удмурт Республикасы Глазов педагогия институтының чит телләр (немец һәм инглиз) факультетын тәмамлаган идем. Мәктәпкә ике ел элек урнаштым. Башта шәһәрдә урын эзләдем. Ул чагында 3нче мәктәп директоры Ирина Владимировна Хлыстово мәктәбендә эшләп торырга тәкъдим итте, анда инглиз теле укытучысы кирәк иде. Башта ризалашмадым, иртән баланы бакчага илтәсе, аннары, мәктәп автобусына өлгерер өчен, тукталышка йөгерәсе. Ахырда башлангыч сыйныф укытучылары хәзерлеген уздым һәм сынап карарга булдым. Бер елдан Мәгариф идарәсе башлыгы Елена Дмитриевна миңа «Мобиль укытучы» проектында катнашырга тәкъдим итте. Машина эшемне җиңеләйтте, хәзер миңа ничек җайлы, дәресләр тәртибен шулай үзгәртә алам, мин моңа бик шат, — ди Ольга Алексеевна.

Хәтерегезгә төшерәбез, «Мобиль укытучы» грантын булдыру фикере Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриевнеке. Проектның төп максаты — фән укытучылары җитешми торган авыл мәктәпләрен саклау. Быел проектта ике укытучы катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев