Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында сан алу тулысынча башкарылган

Шушы елның 15 октябреннән 14 ноябрьгә кадәр чираттагы тапкыр Бөтенсоюз халык санын алу үтте.

Алабуга районында аны оештыруга һәм уздыруга зур игътибар бирделәр. Бу хакта шәһәр киңәшмәсендә АМР Советының аппарат җитәкчесе Чулпан Хәбибуллина хәбәр итте. 

Җанисәп программасын төзү эше алдан ук башланган иде. Алабуга районы җирендә комиссиянең 11 утырышы булды. Оештыру планы буенча шәһәр һәм район 155 хисап участогына бүленгән иде (шәһәрдә — 134, районда — 21). 

Алар алтышарлап берләшкәч, 26 сан алу участогы булды. Сан алу вакытында 206 кеше җәлеп ителде: 154 сан алучы торак йортларны йөреп чыкты, аларның эшен 26 контролер тикшереп торды, 1 инструктор сан алуны КФҮтә башкарды, 25 кеше резерв кадр булып торды. Моннан башка, волонтерларны сайлап алып өйрәттеләр, алар сан алуны Дәүләт хезмәтләре сайты аркылы үтәргә булышты. 

Алабуганың Дәүләт статистикасы мәгълүматына караганда, Алабуга районында халык саны 2021 елның 1 гыйнварына 85514 кеше тәшкил итте. Сан алу тулысы белән башкарылган, халыкның 100 проценты катнашкан. Закон тәртибен бозу белән бәйле көтелмәгән хәлләр күзәтелмәгән. Сан алуның нәтиҗәләре 2022 елның апрелендә пәйда булып, ахыргы йомгак 2022 елның дүртенче кварталында билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев