Алабуга Роспотребнадзоры бер атна эчендә 14 объектны тикшерде
Алар арасында җәмәгать туклануы объектлары, азык-төлек булмаган объектлар, балалар бакчалары һәм мәктәпләр бар.
Алабуга районының Роспотребнадзор идарәсе тарафыннан соңгы атнада 14 объект тикшерелгән. Алар арасында җәмәгать туклануы объектлары, азык-төлек булмаган объектлар, балалар бакчалары һәм мәктәпләр бар. Объектларның берсендә санитар-эпидемиологик нормаларны бозу очраклары ачыкланган. Бу хакта коронавирус инфекциясен профилактикалау штабында хәбәр итәләр.
Моннан тыш чит илләрдән килгән затларны теркәү эше дәвам итә. Бер атна эчендә чит илләрдән Алабуга районына 7 кеше килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев