Алабуга «Россия-Кытай» халыкара күргәзмәсендә үзен лаеклы тәкъдим итте
Алабуга предприятиеләре хезмәттәшлек турында перспективалы килешүләр төзүгә өметләнә.

Бүген «Казан Экспо» күргәзмә комплексында «РОСТКИ: Россия и Китай — взаимовыгодное сотрудничество» дип исемләнгән өченче халыкара форумы старт алды.
Ачылу тантанасында Рөстәм Миңнеханов катнашты. «Россия-Кытай» форумының визит карточкаларының берсе — Russia China Expo Халыкара күргәзмәсе. Алабуганың «Стальные технологии», «Руллакс», «Аконит» компанияләре әлеге күргәзмәдә коллектив экспозициядә катнаштылар.
Бу форумда катнашучылар арасында тәҗрибә уртаклашу өчен уникаль мөмкинлек. Алабуга предприятиеләре форум кысаларында хезмәттәшлек турында перспективалы килешүләр төзүгә һәм Кытай базарында экспорт мөмкинлекләрен киңәйтүгә өметләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев