Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга Сабантуе 26 меңнән артык кунак җыйды

Быел Алабугада Сабантуй милли бәйрәме кабат гореф-гадәтләрне, мәдәниятне һәм заманча казанышларны берләштергән якты вакыйгага әверелде. Традиция буенча ипподромда узган тантаналарда 26 меңнән артык кеше катнашты.

Әлбәттә, кунакчыл татар халкы бу көнне бик күп мәртәбәле кунакларны каршы алды. Алар арасында — ТР Рәисе идарәсенең территорияләр белән эшләү буенча баш киңәшчесе Рөстәм Җамалиев, ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова бар иде.

Предприятиеләр күргәзмәсе

Ипподром территориясенә кергәндә Алабуга районы предприятиеләренең махсус техникасы күргәзмәсе оештырылды. Аны «ТПК МТЗ-Татарстан», «ЕлАЗ», «Татнефть», «КАМАЗ мастер» компанияләре һәм башкалар тәкъдим итте.

"Соллерс-Алабуга«ның яңа «SF1» йөк-пассажир автомобиле аеруча кызыксыну уятты. Аны җитештерүне апрельдә онлайн-режимда эшләтеп җибәрделәр, ә серияле җитештерү ел ахырында башланачак. Тамашачыларга ул беренче тапкыр тәкъдим ителде.

Үз эшчәнлекләре турында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы, «Эссен Продакшн АГ», «Алабуга Укупр Пласт», «Август-Алабуга» кебек предприятиеләр сөйләде.

«Татнефть-Пресскомпозит» компаниясе гадәти булмаган арт-объект − елга аша аркалар белән уратып алынган күпер тәкъдим итте. Болар барысы да заводта җитештерелә торган продукциядән эшләнгән.

«Алабуга Укупр Пласт» предприятиесе чатыры Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең 100 еллыгына багышланган иде. Монда кунаклар начар күрүче кешеләрнең көнкүреш әйберләре белән таныша алды. Мәсәлән, уеннар: күрмәүче яки начар күрүчеләр өчен җайлаштырылган шашка, шахмат, домино; шулай ук Брайль шрифты белән язылган китаплар да бар иде. Монда ук сукыр кешеләр җитештерә торган продукция дә тәкъдим ителде. Аларны караудан тыш, күзләрне йомып, үзеңә массаж щеткасын җыеп карарга да мөмкин булды.

НГДУ «Прикамнефть» палаткасында бәйрәм кунаклары күз алдында һөнәри осталыкның эчке конкурсының практик этабы узды.

Милли колорит

Сабан бәйрәме башланыр алдыннан ук мөхтәрәм кунаклар районыбызда яшәүче халыкларның милли үзенчәлекле дөньясы белән таныша алды. Аларның иң якты традицияләрен туй йоласы аша күрсәттеләр. Аны рус, керәшен һәм удмурт йортларында тәкъдим иттеләр. Монда кунаклар кәләш өенә яучыларның килүен, туйның ничек баруын күрә алды һәм икенче көнне кәләшкә нинди сынаулар әзерләнүен белде.

Ат чабышлары

Ат чабышлары — Сабантуйның иң матур ярышларының берсе һәм, традиция буенча, гадәттә бәйрәм программасын ачып җибәрә. Быел төрле призларга 500 метрдан 2000 метрга кадәр дистанциядә 8 узыш булды.

Ярышларда юртак атлар һәм понилар, яхшы һәм саф токымлы атлар көч сынашты. Конкур — киртәләр аша сикерүләр дә булды. Катнашучылар Алабуга һәм Татарстанның башка шәһәрләрен генә түгел, Удмуртия республикасын да тәкъдим иттеләр.

Конкурда өч призлы урынны да Алабуганың «Кентавр» ат спорты мәктәбендә тәрбияләнүче кызлар яулады: 1 нче урында — Виктория Пешкова, 2 нче урында — Әминә Мавлетова, 3 нче урында — Гүзәл Заббирова.

Татар токымлы атлар чабышында 1 нче урынны «Кентавр» спортчысы Денис Разживин алды. Качалкалы понилар йөгерешендә ул өченче урынны яулады.
Пониларга атланып чабуда мактау пьедесталын шулай ук "Кентавр«да тәрбияләнүче кызлар яулады: 1 нче урында — Злата Лескова, 2 нче урында — Әминә Мавлетова, 3 нче урында — Сабантуйның иң яшь катнашучысы, 9 яшьлек Аделина Идиятуллина.

Бүләкләү тантанасы

Бәйрәмнең тантаналы өлеше театральләштерелгән тамашадан башланды. Анда 700гә якын кеше катнашты.

Бәйрәм белән Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев һәм Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин котлады. Министр милли бәйрәмнең әһәмиятен билгеләп үтте, җыелганнарга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү сүзләрен укыды.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, Сабантуй язгы кыр эшләренә йомгак ясап кына калмый, бәлки барысын да бер бәйрәм өстәле артына җыя, буыннарны, гаиләләрне, күршеләрне берләштерә, үзенең традицияләре, җырлары, күңелле уеннары белән сөендерә.

Хәзерге вакытта бердәмлекне тою һәм бер-береңә яхшы сүз һәм эш белән ярдәм итү, туганлык мөнәсәбәтләрен ныгыту аеруча мөһим. «Бу якты көн сезгә яхшы очрашулар, туганнарыгыз һәм дусларыгыз белән җылы аралашу, энергия һәм оптимизм бүләк итсен!», − дип өстәде ул.

Бәйрәм бүләкләү тантанасы белән дәвам итте. Иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән, язгы кыр эшләрендә технологияне һәм сыйфатны саклаган өчен быел «Аммоний АгроТехнологии» механизаторы Алексей Александровка «2025 елгы язгы чәчү батыры» дигән мактаулы исем бирелде. Авыл хуҗалыгында ул инде 10 ел эшли.

— Чәчәбез, җир эшкәртәбез, хезмәт җиңел түгел, әмма әкренләп башкарабыз. Быел 1600 гектардан артык чәчтем. Хезмәт көне иртәнге сәгать 5тә башланды, һава торышы рөхсәт иткәнчә, кичке 8-9 сәгатькә кадәр эшләдек,− дип уртаклашты кыр батыры.

Алексей, беренче тапкыр шундый мактаулы исемгә лаек булганлыктан, бүләкләү тантанасы алдыннан дулкынлануын белдерде.

Беренче тапкыр кызыл келәмнән шәһәр Сабантуеның төп сәхнәсенә Энҗе Вәлиева чыкты. Ул «Машина белән иң яхшы сыер саву операторы» номинациясендә җиңүче булды. Энҗе Вәлиева "Яңа Юраш агрофирмасы«нда эшли.
— Сыер савучы булып 32 ел эшлим инде. Бу эшкә 20 яшьтә килдем, хайваннарны яраткангадыр инде, әле һаман да эшләвемне дәвам итәм.
Энҗе Вәлиева карамагында 100 сыер бар.

Авыл ишегалды

Авыл ишегалды җыр-биюләр, милли ризыклар белән кунакларны үзенә чакырды. Биредә Алабуга районы җирлекләре үз программаларын әзерләгән иде. Авыл ишегалдында татар, рус, удмурт һәм керәшен халыкларының көнкүреше белән танышырга, милли ризыклардан авыз итәргә, традицион уеннарда һәм ярышларда катнашырга, халык җырларын тыңларга һәм биюләр карарга мөмкин иде. Кунаклар өчен Алабуга районы артистлары чыгыш ясады.

Парасабантуй

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә программа оештырылды: дартс, армрестлинг, штанга һәм гер күтәрү. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, әлеге ярышлар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында зур уңыш казанган.

Декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе

Татар ишегалдындагы махсус йортта берничә шәһәрдән гамәли сәнгать осталары җыелды. Нәтиҗәдә портретлар һәм «Дәү әниләрем» милли костюмнар белән зур булмаган күргәзмә килеп чыкты. Костюмнар 19-20 гасырлар чигендәге шәһәр татарларының традицион киемнәрен имитацияләүдән гыйбарәт булган һәм 50 ел эчендә озын ак калфактан алып кызлар кигән каттаж-калфакка кадәр үзгәрешне күрсәтә. Сабантуй кунаклары күргәзмәне кызыксынып карадылар һәм осталардан аларның эшләнмәләре турында сораштылар.

Көрәш, уеннар һәм... мунча!

Традиция буенча, милли көрәш — Сабантуйның иң төп вакыйгаларының берсе булды. «2025 елның Абсолют батыры» дип Ислам Фәләхов танылды. Финал бәйгесендә ул Заман Эльбеков белән көрәште, көрәшчеләрнең авырлыгында аерма — 50 килограмм чамасы, шуңа күрә тамашачыларның дулкынлануы нигезсез түгел иде. Сүз уңаеннан, Ислам беренче тапкыр «Абсолют батыр» булуын, моңа кадәр үз авырлык категорияләрендә генә җиңү яулавын әйтте.

− Турнирга без ел дәвамында әзерләндек, минем алда нәкъ менә «Абсолют батыр» титулын яулау бурычы тора иде. Мин көндәшләремне, аларның техникасын белә идем, аларны җиңәргә әзерләндем. Авырлык аермасы 50 килограммнан артык булуга карамастан, мин җиңүгә ирештем. Көндәш көчле иде, ә мин техника һәм тизлеккә ия, — дип уртаклашты алты тапкыр дөнья чемпионы.

Бу вакытта мәйданда традицион уеннарда һәм Сабантуй бәйгеләрендә, шулай ук спорт ярышларында катнашырга мөмкин иде. Аркан тарту, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, кул көрәше, гер һәм штанга күтәрү, авыш баганага, вертикаль колгага менү, чиләкләргә су салып йөгерү, чүлмәкләр сугу.

Сабантуйда беренче мәртәбә мунча оештырылды. Теләге булганнар чабынып кына калмады, ә себерке белән профессиональ чабу буенча мастер-класста да катнашты. Бу мәйданчыкны оештыручы шәхси эшмәкәр Нурислам Кадыйров билгеләп үткәнчә, мунча элек-электән кеше өчен чын сәламәтлек һәм илһам чыганагы булган, шуңа күрә алабугалыларга һәм шәһәр кунакларына шундый бүләк ясау фикере туган.


Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Илсөя Бәдретдинова чыгышы кабатланмас бәйрәм рухы тудырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев