Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга Сабантуйга әзерләнә

Шәһәр ипподромында һәм аңа якын территориядә төзекләндерү эшләре бара.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанның төп традицион бәйрәмнәренең берсе булган Сабантуй бәйрәме Алабугада 9 июньдә узачак.

Бәйрәм 9.00 сәгатьтә ат чабышлары белән башлана.

11.00 сәгатьтә чараның рәсми ачылышы, театральләштерелгән тамаша була. 12.00 сәгатьтә Сабантуй мәйданчыгында көрәш башлана. Шул ук вакытта бәйрәм сәхнәсендә «Сабантуй Сылуы-2024» муниципаль конкурсында катнашучылар чыгышы булачак.

13.00 сәгатьтә бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасының атказанган артисты Фирдүс Тямаев үзенең чыгышы белән сөендерәчәк.

Чара шәһәр ипподромы территориясендә узачак. Хәзер монда балта һәм чүкечләр тавышы, пычкы «җыры» ишетелә: борыстан яңа йортлар төзелә, кече архитектура формалары урнаштырыла, территория яшелләндерелә, тамашачылар трибуналары һәм комментаторлар бинасы яңартыла.

Бүгенге көндә яшь үсентеләргә су сибү җайланмасы куелган. Территориядә парковканы киңәйтү буенча эшләр алып барыла. Ипподром периметры буенча яңа тротуар төзекләндерелә.

Авыл җирлекләрендә Сабантуй 8 июньдә узачак. Морт һәм Дөм-Дөм авылларында бәйрәм — 10.00 сәгатьтә, Илмәттә — 16.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев