Алабуга шахматчылары Коръән айлыгына багышланган турнир үткәрде
Төп приз — Мәккәдән алып кайткан сувенир булды.
Алабуга шахматчылары, гыйнвар аен Библиягә багышлаган иде. Ә менә февральне Коръәнгә һәм гарәпләргә багышлый, чөнки Ислам алар җирендә барлыкка килгән, алардан бөтен дөньяга таралган.
Алабуга шахмат җәмгыятендә хөрмәтле Таһир Әндәрҗанов гарәп колоритлы призны билгеләде. Таһир Сәлим улы оста шахматчы, спорт уеннарын искиткеч оештыра. Аның өчен истәлекле булган, Мәккә комыннан һәм пыяладан эшләнгән күз явын алырлык бүләк үткән шимбәдә уйнатылды.
Рәхим Гайсин бу уенны ота, ә призны гамәлгә кертүче Таһир Әндәрҗанов үзе һәм Тәүфыйк Баба-задә икенче һәм өченче урыннарны бүлешә.
Гарәп феврале генийлары турнирының чираттагысы 11 февральдә үткәреләчәк. Үткәрү урыны — шахмат клубында, башлану вакыты: 15.00. Төп приз — гарәп каһвәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев