Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга шәһәр мәдәният йортында Татар мәдәнияте көне үткәрелә

Чарада «Сөембикә» халык фольклор ансамбле чыгыш ясый.

Бүген 18.00 сәгатьтә шәһәр мәдәният йортында Татар мәдәнияте көне узачак. Чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелә. «Сөембикә» халык фольклор ансамбле алабугалылар һәм шәһәр кунаклары өчен чыгыш ясый.

Быел данлыклы коллектив үзенең көмеш юбилеен билгеләп үтә. Коллектив төрле һөнәр һәм төрле яшьтәге сәләтле кешеләрдән тора. Аларны татар җырына мәхәббәт берләштерә, ә рухландыручысы — ансамбль җитәкчесе, үз эшенең остасы — Измайлова Зифа Гариф кызы.

Оештыручылар «Җырларыбыз бүләккә» дип исемләнгән бәйрәм концерт программасын әзерләде. Концертта «Ашхабад көе», «Шәл бәйләдем» кебек яраткан җырлар яңгыраячак. Фольклор стилендәге «Ай, Дунай» җырының премьерасы булачак, шулай ук Алабуга авторлары-башкаручылары Эмиль Хуҗиәхмәтов һәм Ралиф Солтанов үз әсәрләрен башкарачак.

Башлана 18.00 сәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев