Алабуга шәһәрчеге "100 легендар бренд" җиңүчеләре исемлегенә керде
ТАССРның 100 еллыгына багышланган "100 легендар бренд"ның 1 этабы җиңүчеләре билгеле.
ТАССРның 100 еллыгына багышланган “100 легендар бренд” конкурсының беренче этабында 57 җиңүче сайланган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Җиңүчеләр арасында Алабуга шәһәрчеге, КАМАЗ, Казан Кремле, Зөя утрау-шәһәрчеге кебек брендлар бар. Җиңүчеләрнең тулы исемлеге http://100brand.ru/ сайтында урнаштырылган.
1 марттан 31 мартка кадәр халык тавыш бирүенең икенче этабы узачак, анда тагын 43 бренд, һәр районнан берәр, сайлап алыначак.
Тавыш бирү сылтама буенча 1 марттан башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев