Алабуга шәһәре һәм районы мөхтәсибенең Корбан бәйрәме белән котлавы
Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормыш теләде.
Бисмилләхир-рахмәәнир рахиим!
Мөхтәрәм дин кардәшләребез!
Сезне Алабуга шәһәр һәм район мөхтәсибәте һәм шәхсән үз исемемнән якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм!
Күркәм бәйрәмебез — Корбан гаете барчаларыбызга мөбарәк һәм хәерле булсын! Аллаһы Тәгалә ил-көннәребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә исәнлек-саулык, күңелләребезгә тәүфикъ-һидәят биреп, һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормыш насыйп итсен.
Корбан бәйрәме көннәрендә ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбәдәтләр кылып, корбаннарыбызны чалып Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә барчабызга да ирешергә насыйп булсын!
Ихтирам белән,
Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев