Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга-skills» бәйгесендә катнашучылар «Алабуга Политех» студентларының остазлары булды

Алабугада, 7-11 февральдә, «Алабуга-skills» ачык республика һөнәри осталык бәйгесе үтәчәк.

Бөтен Татарстаннан җыелган катнашучылар 20 юнәлештә көч сынашачак. Александр Иванущенко и Александр Капитонов — безнең район данын беренче булып яклаучылардан, алар — «Су каналы — Алабуга» ҖТП МИЗының су белән тәэмин итү һәм суүткәрү департаменты" хезмәткәрләре. 

− Мин электр-газ белән эретеп ябыштыручы булып эшлим, хезмәт стажым — 25 ел. Үз вакытында минем һөнәр абруйлы иде, шуңа күрә дә мин аңа тукталдым. Өстәвенә, миңа металл белән эшләү ошый, − ди ул.
Эретеп ябыштыручыларның эше күп һәм җаваплы. Аларга еш кына начар һава шартларында тир түгеп, озак елларга җитәрлек нык җөйләрне пөхтә итеп ясарга туры килә. 

− Торбаүткәргечне ялгаганда, җөйләре китмәсенгә, аларны сыйфатлы башкару таләп ителә, − ди Александр.

Конкурста аның беренче тапкыр гына катнашуы түгел. Әйтүенә караганда, үз булдыклыгын сынап, яшь белгечләрне дә күрәсе килә.

Александр үзе яшьләр белән рәхәтләнеп эш тәҗрибәсен уртаклаша. Ул «Алабуга Политех» көллияте студентларының кураторы. Егетләргә өйрәткән иң мөһим кагыйдәләренең берсе — куркынычсызлык саклау, күп нәрсә шуңа бәйләнгән.

Александр Иванущенконың хезмәттәше — Александр Капитоновның да шәкертләре бар, аның "Су каналы"нда эшләвенә — 19 ел. Анда 8нче һөнәр училищесын тәмамлауга урнашкан булган. 

− Эшемне яратам, миңа физик хезмәт ошый. Берәр югары уку йортына керергә кушсалар да, шушы һөнәрне сайлар идем, − ди безнең героебыз, бу хезмәт ияләренең эше катлаулы булуга карамастан. Александр камиллеккә омтыла торган кеше, эретеп ябыштыру барышын камилләштерү һәм сыйфатны яхшырту максатыннан, үзенең махсус ысулын эшли. Булачак конкурс алдыннан ул тыныч һәм җыйнак. Көч сынашырга әзер, узган елларда катнашуы һәм алган беренчелекләре аңа башклардан өстенлегенә ышаныч бирә. 

− Кемнең күнекмәләре яхшырак, шул нәтиҗә күрсәтер. Без бөтен көчебезгә тырышачакбыз, − ди оста.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев