Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга скверында яшүсмер яктырткычны ваткан

Вакыйга «Йорт янындагы бакча» скверында булган.

Видеокүзәтү камералары Алабуганың «Йорт янындагы бакча» скверында чираттагы вандализм очрагын теркәгән. Язмада күренгәнчә, яшүсмер урам яктырткычларының берсен юри вата. Шунысы гаҗәпләндерә, бу вакытта аның янында олы кеше дә басып тора. Ул яшүсмернең яктырткычны ватуын бөтенләй күрмәмешкә салыша. 

Мондый гамәлләр шәһәр милкенә зыян китерә һәм ял итүчеләр өчен куркыныч тудыра, шулай ук хакимиятнең һәм актив халыкның иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча тырышлыкларын бетерә. Өлкәннәрнең мондый гамәлләргә битарафлыгы проблеманы катлауландыра гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев