Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга спортчыларын бүләкләделәр

Аларга лаеклы бүләкләрне Алабуга районы башлыгы урынбасары Олег Колпаков шәһәр планеркасында тапшырды. 

Бүген шәһәр хакимиятендә үткән эшлекле киңәшмәдә ярышларда җиңү яулаган спортчыларны тантаналы бүләкләү булды. Аларга лаеклы бүләкләрне Алабуга районы башлыгы урынбасары Олег Колпаков тапшырды. 

24-26 сентябрь көннәрендә Киров өлкәсендә Советлар Союзы Герое Николай Зонов истәлегенә бокс буенча төбәкара турнир узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Кузьмин Ян беренче урынны алды. Спортчының тренеры Рамил Бариев. 

25-26 сентябрь көннәрендә Казан шәһәрендә пауэрлифтинг буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча, Багров Игорь 105 кг. га кадәр авырлык категориясендә 1нче урын алды һәм үз авырлык категориясендә ТР Чемпионы булды. Гыйззәтуллин Марат 74 килограммга кадәр авырлык категориясендә алтын медаль алып ТР Чемпионы исемен яулады һәм спорт мастерлыгына кандидат нормативын раслады. Спортчыларның тренеры Юрий Власов. Белова Екатерина 52 кг.га кадәр авырлык категориясендә кызлар арасында беренче урынны яулады. Тренеры Олег Разживин. 

1 октябрьдән 2 октябрьгә кадәр Казанның су спорты төрләре сараенда Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган йөзү буенча республика ярышлары узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Тамаков Даниил 200 метрга ирекле стиль белән йөзүдә беренче урынны алды. Һәм беренче тапкыр спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев